Казанда 11 яшьлек иран фотографы күргәзмәсе ачылды

Әлеге күргәзмәдә яшь фотограф эшләре белән аның укытучысы фотолары да урын алган.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ", Елена Кривопатре). Кичә Милли-мәдәни үзәктә 11 яшьлек иран фотографының "Казан" фотокүргәзмәсе ачылды. Хадема Азгади Парсының әлеге күргәзмәсе " Иранда архитектура һәм табигать" дип атала.

Әлеге күргәзмәдә яшь фотограф эшләре белән аның укытучысы фотолары да урын алган.

Күргәзмә Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы һәм Казан башкарма комитетының мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылды.