Болгар цивилизациясе музеенда "Борынгы Болгар - рәссам күзлегеннән" күргәзмәсе эшли

Монда архитектура һәйкәлләре, пейзаж, болгарларның Иделгә килүе, ислам кабул итүе турындагы эпизодларны күрергә була.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Болгар цивилизациясе музеенда Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Вәлиуллинның "Борынгы Болгар рәссам күзлегеннән" күргәзмәсе ачылды, дип яза "Яңа тормыш" газетасы.

Монда архитектура һәйкәлләре, пейзаж, болгарларның Иделгә килүе, ислам кабул итүе турындагы эпизодларны күрергә була. Болар барысы да Идел буе Болгар дәүләтенең бай тарихын, бөеклеген һәм матурлыгын, аның башкаласын һәм табигатен тасвирлый.