ТР Милли музее “Музей өрәкләре” янына чакыра

Бары тик музей экспозициясендә һәм бер “төнне” генә музейда Шүрәлене, Су анасын, Албастыны, Өрәкне, Бичураны, Убырлы карчыкны, Дию пәриен очратырга була

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Милли музее 28 октябрь кичке 6дан 9га кадәр “Музей өрәкләре” бәйрәменә һәм кызыклы кичке маҗараларга чакыра.

Балачактан күңелгә кереп калган рус һәм татар әкиятләреннән таныш булган геройлар катнашында оештырылган бәйрәм Көнбатышта популяр булган Хеллоуиннан бер дә ким түгел, диелә музейдан алынган игъланда.

Бары тик музей экспозициясендә һәм бер “төнне” генә музейда Шүрәлене, Су анасын, Албастыны, Өрәкне, Бичураны, Убырлы карчыкны, Дию пәриен очратырга була.

Сихри көчләре белән танылган Убырлылар төрле эчемлекләр ясый белүләре белән дан тоталар. Су анасы якын дуслары Өрәкләр турында күп белә: аларны очраткан вакытта нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп, сер пәрдәсен ачачак. Албасты, Дию пәрие һәм башка тылсымлы геройлар бәйрәмгә килгән кунакларны музей экспозициясе белән таныштырачак. Иң кызыгы, аларның һәрберсе үзенә генә хас булган сихри көчкә ия, кабатланмас таланты һәм мәкерлекләре белән аерылып тора.

Музей залларында “адашкан” кунакларга бу “төндә” чыгу юлын табар өчен куркуны баса белү генә түгел, зирәклек һәм тапкырлык ярдәм итәчәк. Соңгы “җәза” буларак, Шүрәленең биремен үтәргә туры килә. «Музей өрәкләре» бәйрәмендә катнашучылар үзләре белән бик күп кабатланмас һәм онытылмас хатирәләр алып китәчәк. Биредә әкияти геройлар белән истәлекле фотога төшү мөмкинлеге дә бар.

Билет бәясе – 100 сум.