А.Славутский: “Качалов театрына реконструкция эшләре үткәрү өчен бүленгән акча җитәрлек түгел”

14 октябрьдә театр үзенең 220 еллыгын билгеләп үтте

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Мария Кирюхина). Театр үзенең 220 еллыгын билгеләп үтү өчен ТР Хөкүмәтеннән алган 100 миллион сум акча театрны реконструкцияләүнең соңгы этабын башлауга китәргә тиеш. Бүген Качалов театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта хәбәр итте.
“Моның өчен 100 миллион түгел, 600 миллион сумга якын акча кирәк, әлбәттә. Шуңа да карамастан, мин театрны төзекләндерү эшләрен тәмамлауны әхлакый гына түгел, сәяси бурыч дип тә саныйм, - дип белдерде А.Славутский. – Качалов театрында реконструкция эшләре инде 20 ел бара. Бу вакыт эчендә Казан Яшь тамашачылар театрында, Г.Камал, М.Җәлил театрларында, курчак театрында төзелеш эшләре тәмамланды”.
Искәртеп узабыз, 14 октябрьдә театр үзенең 220 еллыгын билгеләп үтте.