Уфа татар журналисты китабы Казанда нәшер ителде

Башкортстанда яшәүче танылган татар журналисты Фәнис Фәтхи тормышында истәлекле вакыйга
(Уфа, 18 октябрь, “Татар-информ”). Башкортстанда яшәүче танылган татар журналисты Фәнис Фәтхи (Фәнис Фәнир улы Фаткуллин) тормышында истәлекле вакыйга. Татарстан китап нәшриятында аның китабы басылып чыкты.
Авторның “Көрәшчегә җиңелү юк” дип аталган җыентыгына аның публицистик язмалары, иҗади шәхесләр хакындагы портретлары, әңгәмәләре, очерклары кергән. Китапта Башкортстан татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүдәге кискен проблемалары, татар-башкорт мөнәсәбәтләренә кагылышлы уйланулары һәм күренекле шәхесләрнең төпле фикерләре урын алган. Җыентык 2 мең данәдә нәшер ителгән.
Китапка кереш сүзне күренекле әдип, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон язган. “Көрәш. Тирәнтен уйлап баксак, һәр көнебез көрәштән тора безнең. Әмма үз милләтеңә ирек даулап, аның хокукын яклап көрәшүдән дә зуррак көрәш юктыр ул. Фәнис Фәтхи күрә дә, ишетә дә, эндәшә дә, көрәшә дә. Аның ошбу китабындагы көрәш рухы белән өртелгән макәләләрен укыган һәркем әйткәннәрем белән килешер, дип уйлыйм. Шагыйрь әйтмешли, беләклеләр күп ул, йөрәклеләр кирәк! Ә безнең Фәнис нәкъ менә шул йөрәклеләрнең алгы рәтендә инде”, - дип яза Ләбиб Лерон.
Фәнис Фәтхи (Фәнис Фәнир улы Фаткуллин) 1961 елда Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. Мәктәптә уку елларында ук район гәзитендә язмалары басыла. 1970 елларда беренче иҗат чыныгуларын “Алга” район гәзитендә ала ул. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, 1979 елда, редакция юлламасы белән, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә Ф. Фаткуллин. 1984 елда аны уңышлы тәмамлагач, Уфага эшкә җибәрелә. Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. 1992 елда Ф. Фаткуллин “Кызыл таң” гәзитенә эшкә күчерелә. Шул ук елда, АКШ Конгрессы карамагындагы “Азатлык” һәм “Азат Европа” радиостанцияләре корпорациясенең татар-башкорт редакциясендә эшләү өчен, иҗат бәйгесендә катнаша. Анда җиңеп чыккач, бер елдан артык “Азатлык”ның Башкортстан буенча үз хәбәрчесе булып эшли. 1993 елның сентябрь аенда исә “Азатлык”ның Мюнхендагы (Алмания) штаб-фатирына эшкә алына. Анда 1995 елга кадәр, ягъни радиостанция Чехия Республикасына күчкәнче, эшли. Аннан соң, радио Прагага күчерелгәч, анда 1998 елның сентябрь аена кадәр хезмәт итә. 1998 елда Фәнис Фаткуллин Уфага әйләнеп кайта. Шуннан бирле бүгенгәчә, Татарстан Республикасының “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының һәм “Азатлык” радиосының Башкортстан буенча үз хәбәрчесе вазыйфаларын башкара. Татарстанның байтак матбугат басмаларында да аның публицистик язмалары һәм халкыбызның атаклы шәхесләре турында иҗат портретлары һәрдаим дөнья күреп килә. Аеруча “Мәдәни җомга” газетасы, “Сәхнә”, “Казан утлары” журналлары белән актив хезмәттәшлектә ул.
Ф. Фаткуллин 1989 елдан Башкортстан һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы. Журналистлар арасында оештырылган күп санлы иҗади бәйгеләрдә җиңеп Мактау грамоталары, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән журналист Татарстанның да абруйлы бүләгенә - “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медаленә лаек булды ул.