Казанда Идрис Газиевның юбилей кичәсе узачак

30 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында күренекле җырчы Идрис Газиевка - 50 яшь һәм иҗатына 30 ел тулуга багышлана

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). 30 октябрьдә 18 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында күренекле җырчы Идрис Газиевка - 50 яшь һәм иҗатына 30 ел тулуга багышланган кичә узачак.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичәдә Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина, Россия һәм Татарстанның атказанган, Башкортстан халык артисткасы Нәзифә Кадыйрова, ТР халык артисткасы Резеда Галимова, Өфедән скрипкачы А.Воронин һәм фортепианода уйнаучы Г.Алтынбаев, шулай ук Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры катнаша. Программада татар, башкорт, рус һәм чит ил җырлары тәкъдим ителә.
Идрис Газиев – танылган җырчы, халыкара эстрада җырлары конкурсы лауреаты, РФ атказанган, Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасының халык артисты, С.Юлаев исемендәге Башкортстан Дәүләт премиясе лауреаты. Ул еш Алмания, Голландия, Италия, Һиндстан, Финляндия, Швеция, Төркия илләренә гастрольләргә чыга.
Идрис Газиев Өфе дәүләт сәнгать академиясе доценты, вокал сәнгате һәм эстрада-джаз җырлавы кафедрасында укыта, Башкортстан дәүләт филармониясе солисты. Аның башкаруында «Урал», «Эскадрон», «Зөлхиҗә», «Азамат» кебек башкорт, «Тәфтиләү», «Урман», «Хәмдия», «Хафиза» һәм башка татар җырлары халык күңеленә кереп калган.