news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада күпбалалы гаилә балаларына бушлай фильм күрсәтеләчәк

Чакыру билетларын «Гаилә» үзәгендә алырга мөмкин.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрьдә Түбән Каманың «Восход» кинотеатрында күп балалы гаилә балаларына бушлай фильм күрсәтеләчәк. Чара «Мәрхәмәтле йөрәкләр» проекты кысаларында үткәрелә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чакыру билетларын «Гаилә» үзәгендә алырга мөмкин.

Фильм 13: 00 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүматны 8-919-624-79-96, 8-919-665-06-40 телефоннары буенча шалтыратып белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100