Татарстанның «Мулла» фильмы Европада күрсәтеләчәк

«Мулла» фильмы Россия генә түгел, ә Мисыр, Италия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тамашачылары тарафыннан да яхшы кабул ителде.

(Казан,18 сентябрь, «Татар-информ»). Октябрь аенда Татарстанның «Мулла» фильмын Европа шәһәрләрендә тәкъдим итәләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

5-12 октябрь көннәрендә Татарстан картинасы Берлинда, Франкфуртта, Женевада, Венада һәм Прагада күрсәтеләчәк.

  • «Мулла» фильмы Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровның популяр кинокартиналарының берсе. Фильм татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелде.

«Мулла» фильмы Россия генә түгел, ә Мисыр, Италия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тамашачылары тарафыннан да яхшы кабул ителде.