"Татар-информ"да Ризван Хәкимовның иҗат кичәсенә багышланган очрашу була

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 19 сентябрьдә, 10:00 сәгатьтә "Татар-информ"да композитор Ризван Хәкимовның иҗат кичәсенә багышланган матбугат конференциясе булачак.Журналистлар белән очрашуда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор Ризван Хәкимов, "Туган тел" телеканалының Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина, Татарстанның hәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, җырчы Илдар Галинуров катнаша."Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының атамасын күрсәтү сорала.Аккредитация өчен электрон почта: [email protected]