Мәскәүдә Мостай Кәрим повесте буенча куелган «Сеңел» фильмы премьерасы булды

«Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән кино Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 17 сентябрьдә Мәскәүнең «Иллюзион» кинотеатрында Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңел» фильмының премьерасы булды. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Сеңел» хәрби драмасын Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе төшергән.

Фильм 19 сентябрьдә прокатка чыга. Премьера Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган. Кинотасманы прокатлау белән "Walt Disney" компаниясе шөгыльләнә.

Премьера алдыннан «Сеңел» фильмын  Санкт-Петербург, Плёс, Ялта, Светлогорск, Выборг, Волокаламск, Смоленск һәм Туапсе фестивальләре кысаларында күрсәткәннәр.