Əлмәт театры директоры регионнарда театраль кадрлар проблемасын күтәрде

Фәридә Исмәгыйлева фикеренчә, Казан театр училищесын Щепкин училищесы үрнәгендә югары уку йортына әйләндерү мөмкинлеген карарга кирәк.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Грозный шәһәрендә үтүче Төньяк Кавказ театраль форумы утырышында регионнарда театраль кадрлар проблемасын күтәрде."Безнең театрда 22 яшь актер бар. Алар бездә эшләү өчен хәтта Казан белә Уфадан да киләләр. Чөнки без аларны эш белән тәэмин итәбез - алар күп уйныйлар һәм фестивальләргә күп йөрибез", - диде Фәридә Исмәгыйлева.Театр директоры Казан мәдәният институтының театр факультетында бюджет урыннары булмавын, түләп артистлыкка уку мөмкин түгеллеген әйтте. "Безнең театрда яшь артистлар күп. Алар Казан театр училищесын тәмамлаганнар. Хәзер читтән торып Казан мәдәният институтында белем алалар. Ләкин аларның сессиясе елның төрле вакытларына туры килә. Бу театр репертуары өчен кыенлыклар тудыра", - диде Фәридә Исмәгыйлева.Əлмәт театры директоры фикеренчә, Казан театр училищесын Щепкин училищесы үрнәгендә югары уку йортына әйләндерү мөмкинлеген карарга кирәк. Фәридә Исмәгыйлева 100 елга якын тарихы булган уку йортының зур традицияләре һәм яхшы белгечләре булуын билгеләп үтте."Алтмышынчы елларда театраль белемне Мәскәүдә алган егетләр-кызлар Татарстанга кайтканнар һәм алар һаман да сәхнә тота. Ə бүген алар кайтмаячак. Шуңа безгә үз ВУЗыбыз кирәк", - диде театр директоры. "Федерация" I бөтенроссия театр фестивале һәм аның кысаларында театраль форум Грозныйда 11 - 19 сентябрь көннәрендә үтә. Фестивальдә Россиянең төрле республикаларыннан 14 милли театр катнаша. Бары тик Татарстанны гына ике театр тәкъдим итә.