“Йолдызлар фабрикасы” кастингы яшь талантларны барлый

Быел анда үзләрен нәфис сүз остасы һәм алып баручы буларак күзаллаучы яшьләр дә катнаша ала
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). 28 сентябрь көнне башкаланың Ленин исемендәге мәдәният сараенда “Йолдызлар фабрикасы” кастингы оештырыла. Сайлап алуда катнашырга теләк белдерүче егет-кызлар бер — халык һәм бер эстрада җыры башкарырга тиеш була. Кастингта җиңүчеләр, Яңа елда узачак “Татар җыры” телевизион-эстрада фестивалендә катнашу, ә иң талантлылары исә “Барс медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек итү өчен контракт төзү хокукына ия була, дип белдерә чараны оештыручылар.
Билгеле булганча, “Йолдызлар фабрикасы” кастингы республикада инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Узган ел гына да анда җырчы булырга теләгән 400ләп егет һәм кыз килгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быелгы кастингта нәфис сүз осталарын, алып баручыларны да көтәләр. Сайлап алу чарасы 11.00 сәгатьтә башлана.