Уфада иман һәм пакълек нигезләрен яктырткан китап тәкъдим ителде

Уфада иман һәм пакълек нигезләрен яктырткан китап тәкъдим ителде
(Уфа, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Ихлас” мәчетендә “Ислам педагогикасы - сәламәтлек чыганагы” исемле китапны тәкъдим итү кичәсе үтте.
Яңарак Казанда басылып чыккан бу китап тиз арада Уфага да килеп җитте. Аның авторы табибә һәм мәчет мөгаллимәсе Галимә Харисова.
Хәзерге азгынлык ишәйгән, үз сәламәтлеге турында кайгыртмаган кешеләр арткан чорда бик файдалы мәгълүматлар бирә бу басма.
Китапта сүз СПИД проблемалары турында да, башка авырулар турында да бара.
Дин, мәгариф һәм медицина өлкәләрен бергә бәйләп, автор, йөгерек тел белән һәм бик тә тәэсирле итеп, күп проблемалардан арыну юлларын өйрәтә. Яңа китап педагогика һәм медицина өлкәсендәге фән эшлеклеләренә, укытучыларга, табибларга, дин мөгаллимнәренә, яшьләргә, гомумән, рухи камиллеккә омтылучы һәммә кешегә тәгаенләнгән.