“Пирамида”да — Музыкаль десант” шоу-программасының Гала-концерты

Җыр сөючеләр игътибарына лирик җырлар да, татарча рок, рэп һәм башка жанрлар тәкъдим ителәчәк
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). 2 октябрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгенең Зур залында “Музыкаль десант” шоу-программасының Гала-концерты була. Җыр сөючеләр игътибарына җырчылар Ландыш Нигъмәтҗанова, Илназ Сафиуллин, Ләйсән Гыймаева, Мөнир Рахмаев, Дилә Нигъмәтуллина, Шәкүр, Илнар Сәйфиев, Альбина, Ильвина, Ленар Сәйфиев, Булат Җиһаншин, Гүзәл Уразова, “Эссе” төркеме, Иркә, Раяз Фасихов, Илдар Әхмәтов, Хомай һәм башкалар тарафыннан лирик җырлар, татарча рок, рэп һәм башка жанрлар да тәкъдим ителәчәк.
Билгеле булганча, быел җәй айларында республиканың Баулы, Урыссу, Бөгелмә, Лениногорски, Азнакай, Җәлил, Норлат, Әлмәт, Кукмара, Әгерҗе, Балтач районнарында “Музыкаль десант” проекты кысаларында, шул исемдәге эстрада концертлары узды. Оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге шоу-программаны узган ел 16 мең кеше караган булса, быел аларның саны 200 меңгә якын икән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Музыкаль десант” проекты 2007 елда старт алган иде һәм ул республика шәһәр-районнарында яратып кабул ителде.