420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кәрим Тинчурин театрының яңа сезоны 15 сентябрьдә - Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Бу көнне сәхнәдә бөек драматургның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелган “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы була. Спектакльнең режиссеры - Рәшит Заһидуллин, инсценировка авторы - Илһам Гали.
Шул ук көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Кәрим Тинчуринга бюст ачу каралган.
Искәртеп узабыз, быел 15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тула.