Казанда "Аксенов-фест" XI әдәби-музыкаль фестивале старт ала

Быелгы фестиваль 20 августта - язучының тууына 85 ел тулу уңаеннан ачыла.

(Казан, 18 август, "Татар-информ"). Казанда 19-23 августта "Аксенов-фест" XI әдәби-музыкаль фестиваль үтәчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Быел фестиваль мәйданчыкларының саны артачак. Чаралар Василий Аксенов музей-йортында, "Мир” кинотеатрында, "Шаляпин Палас" отелендә, Вишневский урамында урнашкан Үзәк шәһәр китапханәсендә, рәссам Константин Васильев музеенда, Аксенов бакчасында, Татарстан Язучылар берлеге бинасында, Галиәсгар Камал театрында, “Сдвиг” камера театрында узачак.

Фестиваль Василий Аксенов туган көн алдыннан ачылачак. 20 августта аңа 85 яшь тулыр иде. Фестивальнең кунаклары арасында - Александр Кабаков, Евгений Попов, Александр Переверзин, Шамил Идиятуллин, Владислав Отрошенко кебек шагыйрь һәм язучылар, “Октябрь” журналының баш мөхәррире Ирина Барметова, Россия сәнгать академиясе академиклары Нателла Тоидзе һәм Борис Мессерер, режиссерлар Вадим Абдрашитов һәм Евгений Цымбал булачак. Фестивальдә Борис Мессерерның шагыйрә Белла Ахмадуллинаның 80 еллыгына багышланган “Промельк Беллы” китабы укучыларга тәкъдим ителәчәк.

20 августта "Шаляпин Палас" отелендә “Россия – күплек сан” дигән исем астында әдәби җыелыш узачак. Ул төбәкләр арасындагы бәйләнешне ныгыту максатында оештырыла, язучыларны, әдәбиятчыларны, тәнкыйтьчеләрне, театр һәм кино эшлеклеләрен, мәдәният белгечләрен, журналистларны берләштерәчәк.

Беренче тапкыр “Аксенов-фест” Кытай һәм Швециядән кунаклар кабул итәчәк. Филология фәннәре докторы, Кытайның иҗтимагый фәннәр академиясенең Чит илләр әдәбияты институтында рус әдәбияты бүлеге җитәкчесе, профессор, рус әдәбиятын өйрәнү буенча Кытай ассоциациясе президенты Лю Вэньфэй Аксенов иҗатының хәзерге кытай әдәбиятына йогынтысы турында сөйләячәк. Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында танылгын Швеция музыканты һәм композиторы Элиас Файнгерш концерты үтәчәк.

“Аксенов-фест"ның үзәк вакыйгасы быел 21 августта Галиәсгар Камал исемендәге театрда узачак. Сәхнәдә “Йолдызлы билет-2017” премиясенең җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Быел “Әдәбият” номинациясеннән тыш, “Музыка” юнәлеше өстәлде. Яңа номинациядә бүләк беренче тапкыр язучы юбилее уңаеннан тапшырылачак.

22 августта Аксенов скверында казанлыларны фестивальнең кульминациясе көтә. Бу көнне скверда “Бакчада уку” арт-объекты ачылачак. Бу көнне паркта джаз коллективлары катнашы белән әдәби-музыкаль концерт узачак, “Мир” кинотеатрында документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтү, режиссерлар белән иҗади очрашулар оештырылачак.

Чарага керү бушлай, ләкин урыннар саны чикле. Шул сәбәпле, фестивальгә килергә теләүчеләр алдан теркәлергә тиеш. Билетны Вишневский урамында урнашкан Үзәк шәһәр китапханәсендә алырга мөмкин.