Буа театры комедия музасы кысаларында өч спектакль әзерли

Лаборатория эшләре 22 августта Буа драма театры сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 15 августта Буа шәһәрендә “Буа Талиясе” I Театр лабораториясе үз эшен башлап җибәрде. Лабораторияне Буа татар дәүләт драма театры үткәрә. Аның җитәкчеләре - театр белгечләре Нияз Игъламов һәм Александр Вислов.

“Лаборатория кысаларында өч спектакль буенча эш бар, - диде Нияз Игъламов “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Г.Камалның “Беренче театры”н Елена Кудряшова куя. В.Шергинның “Концлагеристлар”ын Тимур Кулов әзерли, Глазов шәһәренең “Парафраз” театры режиссеры Дамир Сәлимҗанов үзенең “Дуры мы, дуры” әсәре буенча эшли”.

Әлеге спектакльләр “Бердәм Россия” партиясенең “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында финанслана.

Лаборатория эшләре 22 августта Буа драма театры сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.

Мәгълүмат өчен. Талия – грек мифологиясендә комедия һәм җиңел поэзия музасы.