«TMTV» татар музыкаль телеканалы бәйрәмгә чакыра

Бәйрәмдә татар эстрадасының иң якты йолдызлары, иң шәп алып баручылар, кыйммәтле бүләкләр һәм онытылмаслык истәлекләр көтә

 (Казан, 18 август, “Татар-информ”). “Ел дәвамында яхшы кәеф, эстраданың иң яхшы клипларын һәм онытылмаслык бәйрәмнәр бүләк итәбез! Әмма озакламый елның иң онытылмаслык вакыйгасы булачак. Яраткан телеканалның туган көне, һәм бу вакыйгадан читтә калырга һич тә ярамый!” - дип игълан таратты «TMTV» татар музыкаль телеканалы.

Өч яшьлек туган көн тантанасы 30 август – Республика һәм Казан шәһәре көнендә сәгать кичке 7дә Камал театры янындагы мәйданда башлана. “Бәйрәмдә татар эстрадасының иң якты йолдызлары, иң шәп алып баручылар, кыйммәтле бүләкләр һәм онытылмаслык истәлекләр көтә. Елның иң шәп бәйрәменә килми калма!” – дип чакыра әлеге телеканал коллективы һәм мәдәни бәйрәмне оештыручылар.