Казанда Василий Аксеновның туган көнен билгеләп үтәчәкләр

Бу уңайдан әдәби кичә оештырыла

 (Казан, 18 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 20 нче август көнне Казанда язучы Василий Аксеновның туган көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан шагыйрьнең музей-йортында (К.Маркс ур., 55/31) әдәби кичә оештырыла. Анда язучының иҗатын яратучылар, дуслары, сыйныфташлары, җыелачак. Бу хакта бүген мэр Илсур Метшин рәислегендә узган башкала җитәкчеләренең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әдәби чарада Василий Аксеновның әсәрләре яңгыраячак, язучының әтисе − Казан шәһәре Думасының элеккеге рәисе Павел Аксенов хатлары укылачак. “Бу хатлар искиткеч кыйммәткә ия һәм алар Казан мэриясе музеена тапшырылган”, - диде Айгөл Горнышева үзенең чыгышында.