Түбән Новгород өлкәсендә Бигичевның тууына 70 ел тулу уңаеннан фестиваль уза

Бәйгедә вокаль коллективлар да, аерым башкаручылар да катнаша ала.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). 19 июльдә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Уразавыл саласында Хәйдәр Бигичевның тууына 70 ел тулуга багышланган татар җырын башкаручылар фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль 2019 елда Хәйдәр Бигичевның тууына 70 ел тулу кысаларында үткәрелә. Проектның максаты – татар халкының мәдәни традицияләрен яңарту һәм саклау.

Бәйге «вокал» номинациясендә узачак. Анда вокаль коллективлар да, аерым башкаручылар да катнаша ала.

  • Хәйдәр Бигичев – Татарстанның халык (1980), Россиянең атказанган артисты (1986), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1984).