Михаил Борисов: “Казанда музыкаль театр да булсын иде”

Әгәр мондый мөмкинлек туа калса, без репертуар төзүдә, режиссерлар, музыка куючылар, рәссамнар белән тәэмин итәргә әзер, ди профессор
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Казанда музыкаль театр булса, яхшы булыр иде, әлбәттә, дип белдерде бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә Россия сәнгать академиясенең (ГИТИС) эстрада сәнгате бүлеге җитәкчесе, профессор Михаил Борисов. Үз чиратында, ул репертуар төзүдә, режиссерлар, музыка куючылар, рәссамнар белән тәэмин итәргә әзер булуларын да яшермәде.
“Әгәр дә ул иртәгә ачылса, нинди дә булса бер классик опера тәкъдим итәр идем. Чөнки аның өчен талантлы яшьләр бар. Шул ук вакытта музыкаль театрда яңа алымнар белән дә эшләргә мөмкин булыр иде”, - диде М.Борисов, планнары белән уртаклашып.
Билгеле булганча, 16 июльдән Казанда Россия сәнгать академиясе студентлары гастрольләре бара. Өч көнгә исәпләнгән иҗади сәфәрләре кысаларында алар казанлыларга “Вестсайдская история” дигән спектакль һәм “Евровидение-2009”гә пародия буларак эшләнгән тамаша һәм диплом концертыннан номерлар тәкъдим итә.
М.Борисов үзенең студентларыннан — казанлылардан (чөнки әлеге студентларның җидесен нәкъ менә татарстанлылар — “Созвездие-Йолдызлык” республика эстрада сәнгате фестивалендә җиңү яулаган яшьләр тәшкил итә) канәгать булуын яшермәде. Шул ук вакытта ул яшьләргә республика җитәкчелеге тарафыннан даими ярдәм булуын да ассызыклады.