news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кунакханәләр һәм отельләр йөкләнеше якынча 75 процент тәшкил итә

Туристлар агымы артуы республиканың төп туристик үзәкләре — Казан, Алабуга, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәттә күренә.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Аделина Тимершина).Быел республикада туристлар агымы 2019 ел белән чагыштырганда күпкә югарырак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан һәм ТР кунакханәләре ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина хәбәр итте.

«Агымдагы айга кунакханәләрнең йөкләнеше бер айга уртача 75 процент тәшкил итә. Әмма ял көннәрендә кунакханәләрнең йөкләнеше 100 процент тәшкил итәргә мөмкин. Кешеләр Казанны Европа мәдәни үзәге буларак сайлап ала», - дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.

Гөлнара Сафина әйткәнчә,туристлар агымы артуын республиканың төп туристик үзәкләре — Казан, Алабуга, Зөя һәм Болгар шәһәрләре күрсәтә. Ә күпмилләтле Татарстан башкаласы туристларның иң популяр һәм еш йөри торган шәһәре булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100