news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш район мәдәният йортында булачак театр беренче спектаклен тәкъдим итте

Район мәдәният йортында Хәбир Ибраһимның «Данәгөл» мелодрамасы премьерасы үтте.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Киләчәктә Мамадышта муниципаль драма театры ачылырга мөмкин. Район мәдәният йортында булачак театрның беренче премьерасы чыкты.

«Муниципаль театрны торгызу юлында беренче эш итеп шушы спектакльне шомартырга, артистлар составын югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк», — диде Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов.

Оештыручылар дәүләт театры итү перспективасын күздә тотып, шомартылган лаеклы спектакльне республика күләмендә, аерым алганда, мәдәният министрлыгына тәкъдим итәргә уйлыйлар.

«Сугыш елларында да театрлар туктамыйча эшләп торган. Мамадышта үзебезнең театр булса, халык шатланып йөрер иде. Театр булган шәһәрләрдә халыкның йөргәнен күрәбез», — диде ул.

«Театрга район ярдәм итә. Театр коллективы яшәп китсә, аның үз керемнәре һәм чыгымнары булачак. Моны район хакимияте яхшы аңлап эш итә», — диде Муса Хуҗаҗанов.

Мамадышта театр ачу инициативасы белән йөрүчеләрнең берсе — драматург Рәдиф Сәгъди. «Европаның кечкенә генә шәһәрләрендә дә берничә театр бар. Ә ни өчен безнең зур шәһәрләребезнең берсе булган Мамадышта театр юк?! Театр телебезне саклаучы да. Нигә без исән чакта театр ачмыйбыз?!», — дип сораулар куйды Рәдиф Сәгъди.

Оештыручылар спектакльне авыл җирлекләренә гастрольләргә алып чыгарга җыена.

Булачак театр коллективында профессиональ һәм һәвәскәр артистлар бар. Спектакльнең режиссеры — Марат Баязитов. Музыканы Илфат Дәүләтшин язган. Вокал буенча педагог — Миңгол Галиев.

«Данәгөл» мелодрамасы драматург Хәбир Ибраһимның шул исемдәге пьесасы буенча куелган. Автор пьесаның язучы Альберт Хәсәнов романы нигезендә язылуын әйтә.

«Театрлар халыкчан әсәрләр куйса, театр заллары тулы булыр иде. Бу спектакльне халык яратып караячак», — диде Хәбир Ибраһим.

Мамадыш халкы спектакльне тулы зал белән карады. Тамаша залында пьеса авторы Хәбир Ибраһим, язучы Альберт Хәсәновның туганнары, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100