Татарстан Милли китапханәсе Конфедерацияләр Кубогына багышланган күргәзмә тәкъдим итте

"Безнең көч - дуслыкта" экспозициясендә спорт тематикасы буенча газета һәм журналлар тәкъдим ителә.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). 10 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә Конфедерацияләр Кубогына багышланган "Безнең көч - дуслыкта" күргәзмәсе эшли. Бу хакта китапханәдә хәбәр иттеләр.

Күргәзмәдә спрот тематикасына кагылышлы: "Физкультура и спорт", "Спортивная жизнь России", "Легкая атлетика" "Спортивный Татарстан", "Sports Kids Казань", "Спорт-экспресс", "Советский спорт", "Спорт для всех" һәм башка газета-журналлар тәкъдим ителгән.

Бөтен дөнья җанатарлары өчен зур спорт бәйрәме булачак Конфедерацияләр Кубогын оештыру һәм үткәрү буенча материалларга аерым басым ясалган.