“Хәзинә” милли сәнгать галереясында Универсиадага багышланган күргәзмә ачылды

Анда Татарстан рәссамнары эшләре дә тәкъдим ителгән

 (Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). “Хәзинә” милли сәнгать галереясында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее оештырган күргәзмә ачылды.

Күргәзмәдә Дәүләт Третьяков галереясы (Мәскәү), Дәүләт Рус музее (Санкт-Петербург), Үзәк физик культура һәм спорт музее (Мәскәү) фондларыннан спорт темасына совет чоры рәссамнары әсәрләре күрсәтелә.

Кайбер әсәрләрдә - танылган спортчыларның портретлары.

Күргәзмәдә Татарстан рәссамнарының да эшләре тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.