Бертуган Запашныйлар һәм тигр Мартин – “Татар-информ” МАдагы матбугат конференциясендә катнашучылар

ММЧ аккредитацияләү башлана

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 20 нче июньдә сәгать 15.00 Эдгард һәм Аскольд Запашный белән матбугат конференциясе, Казан циркы манежында тигр Мартин белән фотосессия була.

Казан дәүләт циркы һәм Бертуган Запашныйлар циркы белән бергә “Татар-информ” МА оештырган матбугат конференциясе Россиянең халык артистлары Аскольд һәм Эдгард Запашныйларның 22 нче июньдә Казанда башланачак гастрольләренә багышлана. Казан циркында хәбәр итүләренчә, программа Мәдәни универсиада кысаларында узачак.

ММЧ аккредитацияләү башлана. Гаризаларны pr@tatar-inform.ru адресына юлларга кирәк.