Татарстанның халык артисткасы Елена Кострованың иҗатына — 25 ел

Балеринаның иҗатын сөючеләр аны 26 июнь көнне “Сказание о Йусуфе” балетында күрә алачак
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Быел М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының балет биючесе, Татарстанның халык артисткасы Елена Кострова иҗатына 25 ел тулды. Балеринаның иҗатын сөючеләр аны 26 июнь көнне “Сказание о Йусуфе” балетында күрә алачак, дип белдерә театрның матбугат хезмәте.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына Е.Кострова 1984 елда, Пермь хореография училищесын тәмамлаганнан соң килә. Кыска гына вакыт эчендә үзенең таланты, тырышлыгы, һөнәренә тугрылык аны тамашачыларга бик тиз якынайта, үзенә карата аларда мәхәббәт уята.
25 еллык иҗат дәверендә балерина берсеннән-берсе үзенчәлекле образлар тудыра. Алар арасында Китри (“Дон Кихот”), Лиза (“Тщетная предосторожность”), Сванильда (“Коппелия”), Аврора (“Спящая красавица”), Шехеразада (“Тысяча и одна ночь”) һәм башка күпсанлы образлар бар. Әйтергә кирәк, труппа белән берлектә Е.Кострова Голландия, Бельгия, Дания, Алмания, Швейцария, Чехия, Португалия, Франция, Австрия, Норвегия һәм башка илләрдә дә чыгыш ясады. Бүгенге көндә ул театрда педагог-репетитор вазифасын да башкара.