Башкортстанда халык язучысы Ногман Мусинның 90 яшьлеген билгеләп үтәчәкләр

Ишембай районы Колгона авылы урта мәктәбе Ногман Мусин исемен йөртә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Башкортстанда язучы Ногман Мусинның 90 яшьлеген билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Указга 17 майда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кул куйды, дип хәбәр итә «Башинформ».

Документ нигезендә, 2021 елда язучының 90 еллыгына (1931 елның 17 июлендә туган) багышланган чаралар узачак. БР Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендә чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча республика оештыру комитеты составы расланды. Оештыру комитетына 30 көн эчендә чаралар планын эшләү йөкләнде.

Элегрәк «Башинформ» Ишембай районы Колгона авылы урта мәктәбенә Ногман Мусин исеме бирелүе турында хәбәр иткән иде.