Тукай музеенда яңа экспонатлар - шагыйрьнең шәхси әйберләре тәкъдим ителде

Музей Габдулла Тукайның сөлгесе һәм кара савыты белән тулыландырылды.

(Казан, 18 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда яңартылган экспозиция һәм яңа экскурсия тәкъдим ителде. Чара Габдулла Тукай урамы көне уңаеннан үткәрелде. Утызга якын студент өчен экскурсияне Тукай музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева алып барды.

"Эскурсиянең ике үзенчәлеге бар. Беренчедән, Тукайның ике яңа шәхси әйберен - кара савытын һәм сөлгесен тәкъдим итәбез. Бу экспонатлар беренче тапкыр күрсәтелә. Икенчедән, экскурсия шагыйрьнең шигырьләре һәм җырлары белән озатылып бара", - диде Ләйсән Медведева. Аның сүзләренчә, кара савыты Тукайның Петербурга сәяхәте белән бәйле. Бу савытны аңа 1912 елның апрелендә Петербургның татар мәктәбе укучылары бүләк итә.

"Шагыйрьнең сөлгесе музейга композитор Мансур Мозаффаровның әнисе Маһруй Мозаффария аша кереп калды. Ул Тукай белән "Әл Ислах" газетасында эшләгән вакытта танышып китә. Тукайның сөлгесен ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшыра. Шагыйрьнең музее ачылгач, сөлге безгә күчте", - диде Ләйсән Медведева.

Музей мөдире Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, кара савыты Милли музейда сакланган һәм күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән. Ә сөлгегә моңарчы игътибар ителмәгән булган. "Бүгенге көндә рәсми рәвештә Тукайныкы дип расланган бөтен әйберләр дә Тукай музеенда саклана", - диде ул. 

Экскурсиянең шигъри һәм әдәби өлешен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары алып барды. Программада "Бәйрәм бүген", "Туган тел" һәм "Тәфтиләү" җырлары яңырады.

Экскурсиядән соң бәйрәм музей артындагы Юнысов бакчасында дәвам итте. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Татар филармония артистлары һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары чыгыш ясый. Шулай ук музейның җәйге эстрадасында Татарстанның атказанган артисты Юрий Коган җитәкчелегендә "Фантазия" хатын-кыз джаз-окрестры музыкаль программасын тәкъдим итә.