Бүген Халыкара музейлар көне

Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
“Халыкара музейлар көне 1977 елдан башлап бөтен дөньяда ел саен 18 майда билгеләп үтелә. Бу мәдәни мирасны саклау максатыннан музей бергәлеге һәм музей дуслары көчләрен берләштерүгә чакыра торган һөнәри бәйрәм. Татарстан Республикасы өчен бу аерым әһәмияткә ия. Республика халыкларының уникаль мәдәни мирасы 13 дәүләт музеенда һәм музей-тыюлыкларда, 72 муниципаль музейда тәкъдим ителгән.
Узган ел Татарстан музейлары өчен истәлекле булды. Нәкъ безнең республикада Дәүләт Эрмитажы, Лувр музее һәм Татарстан Республикасы Милли музее экспонатларын берләштергән “Кытайдан Ауропага кадәр. Ислам дөньясы сәнгате.” уникаль күргәзмә проекты гамәлгә куелуын билгеләп үтәргә кирәк.
2008 елда республика музейларында беренче тапкыр музей коллекцияләрен исәпкә алуның автоматлаштырылган системасын кертүнең беренче этабы гамәлгә куелды. Бу музейлар һәр экспонатны мәдәниятнең мәгълүмати кырына кертеп, җирле бергәлек белән хезмәттәшлек итүнең яңа формаларын табып җәмгыятькә ачык була бара.
2009 елда Музейлар көнен бәйрәм итү өчен Халыкара музейлар советының Генераль ассамблеясы сайлаган “Музей һәм туризм” шигаре җәмгыятьнең заманча үсеше өчен музейларның әһәмиятен ассызыклый. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Болгар музей-тыюлыгы, Алабуга музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, республиканың танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре исемнәре белән бәйле сәнгать, туган якны өйрәнү, мемориаль музейлары безнең гражданнарда, шулай ук чит ил туристларында кызыксыну уята.
Чын йөрәктән музей хезмәткәрләрен һәм Татарстан халкын бәйрәм белән котлыйм. Кыю ниятләрегез, мавыктыргыч эзләнүләрегезнең гамәлгә ашуын, бәхет һәм иминлек телим!” – диелә котлауда.