Уфадагы Заманча сәнгать музеенда китап күргәзмәсе ачыла

Уфадагы Заманча сәнгать музеенда китап күргәзмәсе ачыла

(Уфа, 18 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы Наил Лотфуллин исемендәге Заманча сәнгать музеенда иртәгә истәлекле вакыйга була. Биредә китап күргәзмәсе ачыла һәм зыялылар укулары үтәчәк.

Башкортстан башкаласындагы Заманча сәнгать музеен татар рәссамнарының «Чыңгызхан» иҗат берләшмәсе талант ияләре үзләренең элекке җитәкчесе, танылган татар рәссамы Наил Лотфуллин истәлегенә ике ел элек ачкан иде. Шул вакыттан бирле бу үзенчәлекле музей рәссамнарның эшләрен кую урыны гына түгел, ә төрле мәдәни кичәләр оештыру үзәгенә дә әйләнде. «Чыңгызхан» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Вәсил Ханнанов әйтүенчә, Наил Лотфуллин исемендәге музей гадәти музейлардан үзенең эшчәнлеге белән генә түгел, ә куйган максатлары һәм бирегә килүчеләрнең югары зәвык дәрәҗәсе белән дә нык аерылып тора. «Заманча фикер йөртүче талантлы шәхесләр җыелышып, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны бу, – ди В. Ханнанов. – Рәссамнар янына язучылар, шагыйрьләр килә. Бергә кайбер иҗади планнарын да тормышка ашыра алар».

Иртәгә Заманча сәнгать музеенда ачылачак китап күргәзмәсенә дә Башкортстанда татар, башкорт һәм рус телендә иҗат итүче язучылар һәм шагыйрьләр килә. Алар биредә үзләренең җыентыкларын һәм төрле әдәби альманахларда чыккан әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Очрашуга килгән әдәбият сөючеләр каләм әһелләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Иң кызыклы сораулар бирүчеләргә төрле бүләкләр, шул исәптән китаплар да тапшырылачак.