Татарстанда “Елның иң яхшы музее” премиясенә 100 дәүләт музее дәгъва итте

Татарстанда “Елның иң яхшы музее” премиясенә 100 дәүләт музее дәгъва итте

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). ТР Мәдәният министрлыгы музей эшчәнлегендә ел саен иң яхшы нәтиҗәләрне ачыклый торган “Елның иң яхшы музее” республика конкурсы җиңүчеләрен билгеләде. Бәянең төп критерийлары исәбендә – музейга килүчеләргә хезмәт күрсәтү, финанслауның яңа чыганакларын эзләү, музейның төбәк тормышына керткән өлеше.

Быелгы бәйгедә, ТР Милли музее һәм ТР Сынлы сәнгать музееннан кала, Татарстанның 100 дәүләт музее катнашты.

2004 ел нәтиҗәләре буенча республиканың шәһәр музейлары арасында иң яхшысы дип Түбән Каманың “Нефть химиясе шәһәре” музее табылды, авыл музейлары арасында – Балтач районы Ципья авылының “Халыклар дуслыгы” музее. Кызыксындыру премияләре Зәйнең туган төбәкне өйрәнү музеена, Әлмәт картина галереясына һәм Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең Константин Васильев мемориаль музеена бирелгән.