Казанда дөнья мәдәниятенә багышланган Халыкара конгресс башлана

Казанда дөнья мәдәниятенә багышланган Халыкара конгресс башлана

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 23 май көнне Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетында «Көнчыгыш һәм Көнбатыш: глобальләштерү һәм мәдәни охшашлык» («Восток и Запад: глобализация и культурная идентичность») дип исемләнгән Халыкара фәнни конгресс башлана. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка чит илләрдән галимнәр катнашачак. Әлеге чара Казанның 1000 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Бүгенге дөньякүләм мәдәният торышына багышланган конгресс та Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләренең торышы һәм үсеш тенденцияләре, шулай ук уртаклыклар һәм аермалыклар хакында сүз булачак. Ике көн дәвам итәчәк бу чарада шушы мәсьәләләр буенча лекцияләр һәм докладлар тыңланачак. Моннан тыш конгресс кысаларында «Заманча үсеш идеяләре: дөньяга караш, тәрбия, сәнгать» («Идеи современного прогресса: мировозрение, воспитание, искусство») дип аталган «түгәрәк өстәл»дә планлаштырыла.

Конгресстан соң кунаклар Казан шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылачак, моннан тыш аларның игътибарына Г.Камал театрында спектакль һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында концерт тәкъдим ителәчәк.