Башкортстанның Яңавыл районында Гафурига багышланган әдәби кичәләр үтте

Башкортстанның Яңавыл районында Гафурига багышланган әдәби кичәләр үтте

(Уфа, 18 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Яңавыл районында халкыбызның олуг шагыйре Мәҗит Гафуриның тууына 125 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар булып үтте. Башкортстан Язучылар берлеге Яңавыл язучылар оешмасы белән берлектә оештырган хәтер чараларында Уфадан танылган әдипләр Мансаф Гыйләҗев белән Рәшит Низамов, ә Яңавылдан татар шагыйре Фәрит Суфияров катнашты.

Мәҗит Гафурины искә алу районның Кисәккаен авылы урта мәктәбендә башланып китте. Анда Рәшит Низамов иң беренче халык шагыйре юбилее уңаеннан республика күләмендә оештырылучы чаралар хакында сөйләде. Мансаф Гыйләҗев Мәҗит Гафуриның улы Әнвәр Гафури турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Аннан соң кунаклар мәктәптә М. Гафури иҗатына багышлап әзерләнгән экспозиция белән танышты. Анда әдипнең китаплары, истәлекләр, укучыларның халык шагыйренә багышланган шигырьләре урын алган. Мәктәп директоры Рәшит Закиров быелгы уку елы барышында биредә Мәҗит Гафуриның тормышына һәм иҗатына багышлап оештырылган күптөрле чаралар турында тәфсилләп сөйләде.

Районның үзәк китапханәсендә, 1 нче санлы урта мәктәптә һәм Эткенә авылы урта мәктәбендә оештырылган очрашулар да бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте. Кунаклар белән бергә килгән район хакимияте башлыгы Нәзир Зыязов төбәктә Мәҗит Гафури юбилее уңаеннан оештырылачак тагын да зуррак чаралар турында мәгълүматлар бирде. «Безнең якташ әдибебез Гайнан Әмири Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» пьесасын үзенчә мәңгеләштерде, – диде Н. Зыязов. – Ул, режиссер Вәли Галимов белән бергәләп, 1936 елда бу әсәрне сәхнәгә куйды һәм ул тамаша менә җитмеш ел инде сәхнәләрдән төшми».

Яңавыл төбәгендә алдагы айларда Мәҗит Гафуриның тууына 125 ел тулуга багышланган тагын байтак чаралар планлаштырылган. Аларның кайберләрендә Уфадан барган каләм әһелләре дә катнашачак.