^Айдар Галимов Татарстанга чираттагы иҗат сәфәренә җыена

^Айдар Галимов Татарстанга чираттагы иҗат сәфәренә җыена

(Уфа, 18 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Танылган татар җырчысы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов әлеге көндә Башкортстан районнары буйлап җырлы-моңлы сәфәрдә йөри. Шул ук вакытта «Айдар» театр-студиясе егетләре һәм кызлары Татарстан белән Чуашстанга иҗади сәфәргә дә әзерлек алып бара.

Татарстанга чираттагы гастрольләрен Айдар Галимов 23 май көнне Юдино бистәсендә башлый. Аннан соң Мари Иленең Волжски шәһәре сәхнәсендә бер көн чыгыш ясагач, 25 май көнне популяр сәнгать төркеменең мавыктыргыч программасын Чуашстанның Канаш бистәсе тамашачылары күрә ала. 26 майда «Айдар» театр-студиясе иҗатчыларын Татарстанның Апас районы, 27 майда Буа шәһәре, 28 майда исә Яшел Үзән шәһәре җыр-моң сөючеләре көтә.