Актаныш гимназиясендәге Әлфия Авзалова музеен Интернет аша карап булачак

Виртуаль экскурсия вакытында җырчының тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирелә.

(Чаллы, 18 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың Актаныш гимназиясендәге музеен виртуаль рәвештә карап булачак. Бу турыда гимназиядә эшләп киткән «Татар китабы йорты» директоры, «Гыйлем» үзәге җитәкчесе Айдар Шәйхин Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә хәбәр итте. 

Әлфия Авзалованың беренче интерактив музее Актаныш гимназиясендә 2019 елда ачылган иде. Хәзерге көндә тарих укытучысы Марат Гыйльметдинов белән аның укучысы Данияр Шәйхразиев музей буйлап виртуаль экскурсия әзерли. Виртуаль музей гимназиядәге IT проектлар кысаларында булдырыла.

«Камералар алынды, хәзер әлеге музей буйлап, Актанышка бармыйча да йөреп булачак. Виртуаль экскурсия вакытында җырчының тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат да бирелә», — дип сөйләде Айдар Шәйхин. 

Айдар Шәйхин районның башка авыл мәктәпләрендәге музейларны да цифрлаштыру мөһимлеген билгеләп үтте. «Һәр авыл мәктәбендә диярлек музейлар бар. Андагы экспонатлар авылдан читтә яшәгән кеше өчен бик кызыклы булырга мөмкин. Мәктәпләр һәм сәләтле укучыларыбыз булганда, тарихны цифрлаштырып калырга кирәк», — диде ул. 

Әлеге тәҗрибәне җәйге лагерь вакытында Иске Кормаш авылыннан башларга уйлыйлар. «Иске Кормаш авылының тарихы кызыклы. Шулай ук ул безгә танылган рәссамнар Әсгать Сәфәргалин, Васил Маликов һәм Зилфәт Басыйровларны биргән авыл. Аларның сынлы сәнгать галереясе туган авылларында саклана. Барлык экспонатларны фотога төшереп, өстәмә мәгълүмат тупларга һәм сайт ясап, виртуаль музей булдырырга уйлыйбыз», — дип сөйләде Айдар Шәйхин.