Татар-башкорт җырчыларын берләштергән "Дуслык күпере" фестивале тәмамланды

Республика башлыгы исеменнән фестивальдә катнашучыларны, тамашачыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Дуслык күпере“ Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале гала-концерты узды. Татар-башкорт җырчылары катнашында узган яңа проектның максаты - милли эстраданы үстерү, шулай ук төбәкара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту.

“Дуслык күпере” татар-башкорт эстрадасы фестивале 7 апрельдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда башланды. Татар һәм башкорт эстрадасының җырчылары Пенза, Ульяновски, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбедә чыгыш ясады.

Билгеле булганча, фестиваль дәүләт тарафыннан хупланган иҗтимагый проект. Аны беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Республика башлыгы исеменнән фестивальдә катнашучыларны, тамашачыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Аның фикеренчә, "Дуслык күпере" фестивале Башкортстан һәм Татарстан арасында рухи-мәдәни мирасны үстерүгә зур өлеш кертә.

Шулай ук сәхнәдә Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның да котлау сүзләре яңгырады. "Сәнгать һәрчак якынайта, безне бергә бәйли. Ул дөньяга ямь, шифа бөркүче кояш сыман. Аның яктысында һәр күренеш соклангыч балкышка әйләнә, тирән мәгънә ала. Башкорт-татар моңы, әдәбияты, мәдәнияты ике тугандаш халык өчен дә үз. Бүген кәефләр күтәреңке, уйларыбыз бер. "Дуслык күпере" фестивалендә катнашучыларга зур уңышлар, тамашачы мәхәббәте телим", - дигән ул сәламләү хатында.

Фестивальне Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды, Мәскәүнең “Globex Promotion” продюсерлык үзәге оештыра.

Фестиваль кырыктан артык татар-башкорт эстрадасы артистларын бер сәхнәгә җыйды. Концертта Айдар Галимов, Элвин Грей, Айгөл Сәгыйнбаева, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Иркә, Марсель Вагыйзов, Илсаф, Гүзәлия, Хәким, Алсу Әбелханова, Лилиана Ирназарова, ”Казан егетләре”, “Карауан” төркеме, ”Ваһапов” фестивале артистлары катнашты.