Шәймиев: «Казанские ведомости» - барлык казанлылар өчен дус, ярдәмче һәм киңәшче

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе коллективны басманың 30 еллыгы белән тәбрик итте һәм үзен газетаның даими укучысы дип атады.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). «Казанские ведомости» 30 ел чыгу дәверендә рәсми басмадан алып төрле яшьтәге укучыларның киңәшчесе, дусты һәм ярдәмчесенә кадәр озын юл узды.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев басманың баш мөхәррире Венера Якуповага адресланган телеграммада шул хакта әйтә.

«Бүгенге көндә ул — акыллы әңгәмәдәш, прагматик мәгълүмат чыганагы ролендә чыгыш ясый, укучыларына тормышта юл күрсәтергә ярдәм итә торган абруйлы басма. Инде 30 ел сез безнең җәмгыятьнең елъязмасын язасыз», — дип искәртте ул.

Компетентлы һәм иҗади командасы, шулай ук эчтәлеге кызыклы һәм материаллары объектив булмаса басма уңыш казана алмас иде. Хәзерге вакытта «Казанские ведомости» — гаилә белән бергәләп укый торган газета, аның сәхифәләрендә төрле яшьтәге укучылар кызыклы мәгълүмат таба ала.

«Цифрлы технологияләр үсеш кичерүгә дә карамастан, басма матбугат юкка чыкмас дип ышанам. Чөнки мәгълүмат алуның традицион һәм уңайлы алымының кадерен белүче укучылар аудиториясе һәрвакыт бар һәм булачак», — дип өстәде Шәймиев һәм басма коллективына иҗади уңышлар, яңа проектларны гамәлгә ашыруын теләде.

«Үзегезнең күпсанлы укучыларыгыз өчен ярдәмче, киңәшче һәм дус булып калыгыз, баш мөхәррир — хөрмәтле Венера Якуповага хас булган индивидуальлекне югалтмагыз», — дип сүзен төгәлләде ул.