Артист булырга теләүчеләрне Буада Фәрит Бикчәнтәев белән очрашуга чакыралар

Быел Театр училищесында татар артистлары курсы җыела.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 31 марттта 14.00 сәгатьтә Буа драма театрында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев киләчәктә язмышын театр сәнгате белән бәйләргә хыялланган укучылар белән очраша. 

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуга телефон аша язылырга кирәк. Язылу өчен номеры: +7 (84374) 3-73-45.

Исегезгә төшерәбез, быел Театр училищесында татар артистлары курсы җыела. 1 апрельдән Казанда һәр дүшәмбе 17.00 сәгатьтә консультацияләр үтәчәк.

Документларны 2021 елның 1 июненнән 3 июленә кадәр кабул итәләр, диелә бу хәбәрдә.

Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсына студентлар җыялар, дип язган идек.