Әтнәнең бер авылында ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган күргәзмә эшли башлады

Күргәзмәгә материалны туплау эшендә балалар һәм ата-аналар катнашкан.

(Әтнә, 18 март, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Әтнә районының Күәм авылында ТАССРның 100 еллык юбилеена багышлап тарихи мирас күргәзмәсе эшләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Әлеге күргәзмәгә материаллар туплау эшендә укучылар да, ата-аналар да бик актив булдылар. Укучыларның үткән белән, тарихыбыз белән кызыксынулары артты. Алар гына түгел үзебез дә хатирәләр дулкынында йөздек. Әле генә иде бит, вакыт ничек тиз узган да, замана ничек алга киткән, дип уйлап куйдык. Әйләнәбез дә килеп карыйбыз, укучылар да шулай», — диде Күәм урта мәктәбе укытучысы Римма Борһанова.