«Төмән районында мәдәният көннәре» фестивалендә 400дән артык кеше катнашкан

Гала-концерт һәм шунда ук бүләкләү тантанасы 28 мартта була.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 14 мартта «Төмән районында мәдәният көннәре» фестивале үтте. Анда быел татарлар күпләп яшәгән хакимиятләрдән 400дән артык катнашучы 120дән артык номер күрсәтте. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

«Декоратив-гамәли сәнгать һәм сынлы сәнгать» номинациясендә 90 кеше иҗат эшләрен тәкъдим итте. Фестивальдә балалар «Таң йолдызы», зурлар «Халык сәнгате» һәм «Уйна, гармун!» бәйгеләрендә көч сынашты. Аларны район, өлкә һәм «Түгәрәк уен» фольклор фестивальләре жюри төркемнәре бәяләделәр.​

Район хакимияте башлыгы урынбасары Ольга Зимина, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты председателе Владислав Чернов матур бәйрәм белән котлап, бәйгеләргә килүчеләргә уңышлар теләде.

Фестивальгә изге теләкләр юллап өлкә Диния нәзарәте вәкиле Искәндәр хәзрәт Юсупов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы председателе Ләйсән Хөрмәтуллина, район автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин үз сүзләрен әйттеләр. Ләйсән Хәмзә кызы федераль татар автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов исеменнән Альберт Мөхәммәтгали улына бүләк тапшырды.

Аннары Ямбай, Муллаш, Каскара хакимиятләренең иң яхшы төркемнәре осталыкларын күрсәткәннән соң, көне буена сузылган конкурс чыгышлары башланды. Шунысы сөенечле, хакимиятләрнең үзешчәннәре өчен алдан ук билгеләнгән вакытка гына киләләр. Алдагы еллар шикелле иртәдән кичкә кадәр эссе залда интегеп утырасы юк. Ә гала-концерт һәм шунда ук бүләкләү тантанасы 28 мартта була. Нәтиҗәне дә көтеп утырырга кирәкми.​

Ә бу көнне һәркем бар көчен, осталыгын җыеп, еллар буе өйрәнгән җыр-биюләрен, халык йолаларын күрсәтергә, шигырьләрен сөйләргә, уен коралларында уйнарга тырышты.​