«Сәхнә» журналының март саны дөнья күрде

«Алкышлар» сәхифәсендә – Россия һәм Татарстанның халык артисты, К.Станиславский, Г.Тукай премияләре лауреаты Г.Камал театры актрисасы Алсу Гайнуллина

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Гадәттәгечә, «Премьера» сәхифәсендә яңа спектакльгә рецензия: Әтнә Татар дәүләт драма театры коллективы һәм режиссёр Рамил Фазлыев куелышындагы «Миңлекамал» (М.Әмир) спектакленә Ильтани Илялова бәя бирә, дип хәбәр итә "Сәхнә" журналы.

«Алкышлар» сәхифәсендә – юбиляр, Россия һәм Татарстанның халык артисты, К.Станиславский, Г.Тукай премияләре лауреаты Г.Камал театры актрисасы Алсу Гайнуллина.

Чаллы театры артистлары Илфат Әскәров һәм Чулпан Казанлы фотоальбомы – Земфира Гыйльметдинованың «Кадерле кадр» сәхифәсендә.

Укучыбызга шулай ук Г.Кариев театры режиссёры Р.Әюпов белән әңгәмә корырга, Азнакай халык театрының үткәне һәм бүгенгесе белән танышырга, мәзәкчеләр Рамил Шарапов һәм Рифат Зариповтан 1 апрельгә алдау киңәшләрен алырга тәкъдим итәбез.

Һәм, әлбәттә, журналның март санында мәзәкләр, татар спектакльләре афишасы, сканворд, театр һәм эстрада яңалыклары.

Укымый калмагыз!