Режиссер Ренат Әюповка - 50 яшь

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында аның иҗат кичәсе була

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). 28 мартта Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ренат Әюпов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул көнне сәгать кичке 5тә К.Тинчурин исемендге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ренат Әюповның иҗат кичәсе була. Анда ТР Дәүләт Советыннан, ТР Мәдәният министрлыгыннан мәртәбәле кунаклар чакырулы, режиссерның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, укучылары катнашыр дип көтелә. Тамашачылар ул кичне Разил Вәлиев әсәре буенча куелган “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” спектаклен дә тамаша кыла алачак, дип хәбәр итәләр Г.Кариев исемендәге театрдан.

Ренат Әюпов 1964 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Питрәч районы Шәле авылында туган.

1988 елда М. С. Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын, 1995 елда Е.Б.Вахтангов исемендәге академия театры каршындагы Б.Щукин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлый.

Ренат Мирзахәсән улы Әюпов үзенең иҗат эшчәнлеген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башлап җибәрә. Аның әлеге олпат театр сәхнәсендә уйнаган рольләре арасында Марек («Җәһәннәм биюе», К.Хоинский, реж. Д.Сираҗиев), Тукай («Казан егетләре», М.Гыйләҗев, реж. Ф.Бикчәнтәев), Эрос («Антоний и Клеопатра», В.Шекспир, реж. Б.Цейтлин) һәм Чәчтараш («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт, реж. М.Сәлимҗанов) образлары артистның саллы иҗат җимешләре булып тора.
1995 елда Ренат Әюпов Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнә һәм бер сезон эчендә театрны яңа сәхнә әсәрләре белән баетырга өлгерә: Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Ф. Галиевның «Мияүбәк һәм Чичиетта, Н.Кадыйрованың «Үп мине, Зәйтүнә» спектакльләрен сәхнәләштерә.
1996 елдан Р.М.Әюпов – Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. Биредә ул алты сезон дәвамында эшли. Ренат Әюпов Яр Чаллы театрын яңа профессиональ биеклеккә чыгара һәм аны Кама аръягындагы театрлар арасында әйдәп баручы, көндәшлеккә каршы тора алырлык коллектив дәрәҗәсенә күтәрә. Үзе ул шушы елларда перспективалы, тирән фикерле режиссер булып таныла һәм талантлы труппа туплап, төрле жанрдагы спектакльләре булган көчле репертуар әзерли: «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), «Йосыф кыйссасы» (Кол Гали), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Кәләпүшче кыз» (Г.Исхакый), «Дон Жуан Балчыклыда» (М.Гыйләҗев), «Мияубәк һәм Чичиетта» (Ф.Галиев), «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (И.Юзеев).

2002 елда Ренат Әюповны кабат Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгелиләр. Ул килү белән театр репертуары уңай үзгәрешләр кичерә: профессионаллар белән тулыландырылган иҗат коллективының идеология, зәвык, сәнгать һәм рухи якны үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эше башлана. Р.Садриевның «32 нче март», М.Гыйләҗевның «Алтынбәк һәм Су кызы» спектакльләре театр сәнгате әһелләре тарафыннан югары бәяләнә. Р.Батулла пьесасы буенча куелган «Сак-Сок» спектакле дә татар халкының милли мирасы – бәетне сәнгать әсәренә әверелдерүдә зур уңыш казана.

Аның иҗат эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, Министрлар Кабинетының, Казанның Киров районы хакимиятенең Мактау грамоталарына, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медалена, Мәдәният Министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесенә һәм Россия Федерациясенең «Танылу» премиясенә лаек була. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Ренат Әюпов иҗатын югары бәяли – 2007 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.