Халыкара шигърият көненә “Шигърияткә чикләр юк” дип аталган әдәби чара үткәрелә

Г.Тукайның Казандагы әдәби музее шуңа әзерләнә

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Халыкара шигърият көне уңаеннан, 21 март көндезге 2дә Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Шигърияткә чикләр юк” дип аталган әдәби чара үткәрелә. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее белән берлектә оештырыла.

Г.Тукай әдәби музеенда шигърият бәйрәменең чираттагысы аеруча үзенчәлекле: ул шигъри диалог формасына, импровизация алымына юнәлтелә. Импровизация – әзерлексез, башкарганда иҗат ителә торган сәнгать төре. Ул сәнгатьнең шигърият, музыка, бию, театр өлкәсендә күзәтелә. Кайбер төрки халыкларда шигъри импровизация жанры шактый актив. Мәсәлән, казакъларда һәм кыргызларда сүз сәнгатенең бу төре – әйтес, башкортларда әйтеш дип атап йөртелә, аларга төрле уен кораллары ярдәмендә музыкаль бизәк өстәлү дә хас. Бу халыкларда сүз сәнгатенең әлеге төре белән бәйле кайбер чаралар бүген дә күркәм бер традиция булып яшәвен дәвам итә.

Шигъри импровизациядә бүгенге татар поэзиясе вәкилләре – Нәҗибә Сафина, Фәйрүзә Мөслимова, Гөлзадә Бәйрәмова, Илсөяр Иксанова, Йолдыз Шәрәпова, Сания Әхмәтҗанова, Гөлнур Корбанова, Таңчулпан, Халисә Ширмән, Рифат Сәлах, Ләйсән Фәтхетдинова чыгышлары көтелә, дип “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итәләр әлеге музейдан.