news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәдәни-ял мохите булдыру өчен грант бирәчәкләр

Грантларга республика шәһәрләре территориясендә эшли торган мәдәни-ял учреждениеләре генә дәгъва кыла ала.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы 2020 елда шәһәрләрдә татар һәм рус мәдәни-ял мохите булдыру өчен грантка дәгъва кылучылардан гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Грантлар бүгенге заман шартларында традицион мәдәниятне үзләштерү, саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән балалар һәм яшьләр, шулай ук гаилә иҗаты формаларын камилләштерү өчен биреләчәк. Грантларга республика шәһәрләре территориясендә эшли торган мәдәни-ял учреждениеләре генә дәгъва кыла ала, дип искәртәләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Грантларның күләме 60 мең сум тәшкил итәчәк һәм проект буенча гомуми сметаның (120 мең сум) яртысын каплаячак. Алар республика һәм муниципаль берәмлек бюджетлары хисабына тигез өлешләрдә тәкъдим ителәчәк.

Грантлар бәйгесе «2014-2020 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Гаризалар 2020 елның 15 мартына кадәр министрлык сайтында урнаштырылган нигезләмә буенча кабул ителә. Адресы: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33нче йорт, 205нче бүлмә. Электрон рәвештә irtimkrt@mail.ru адресына җибәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100