news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман «Илһам чишмәсе» иҗаты бәйгесе ТАССРның 100 еллыгына багышланган

Катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле истәлекле буләкләре тапшырылды.

Сарман «Илһам чишмәсе» иҗаты бәйгесе ТАССРның 100 еллыгына багышланган
tatar-congress.org

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Илhам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә татар эстрадасының легендар җырчысы Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Илһам чишмәсе» II ачык район балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Конкурста 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнашты, алар 100дән артык иҗади номер тәкъдим иттеләр.

14 февральдә, конкурсның сайлап алу туры лауреатлары катнашында Гала-концерт узды. Катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле истәлекле буләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100