news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең вәкиллеге оештырылачак

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстан һәм Санкт-Петербургның танылган рәссамнары белән очрашты.

Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең вәкиллеге оештырылачак
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстан һәм Санкт-Петербургның танылган рәссамнары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда «Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» Төбәк иҗтимагый иҗат оешмасы рәисе Альберт Шиабиев, рәссамнар Елена Острая, Татьяна Лушникова, Альберт Тимершин, шулай ук Петербург рәссамнары Илдус Вахитов, Роберт Миф, Сания Бәхтиярова, Елена Сайтбагина һәм Роман Абдуллин катнашты.

Ренат Вәлиуллин кунакларны сәламләп, Вәкиллек эшчәнлеге, Петербург рәссамнарының күргәзмәләрен оештыру, шулай ук ТР Даими вәкиллеге каршында оештырылган Татар иҗат эшлеклеләре ассоциациясе хакында сөйләде һәм Татарстан Рәссамнар берлегенә республика рәссамнарының Санкт-Петербургта уза торган «Понаехали» күргәзмәсендә даими катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, Альберт Шиабиев ТР Рәссамнар берлеге эше, күргәзмә һәм хәйрия проектлары, хәзерге вакытта Берлек үткәрә торган пленэр эшчәнлеге, «Понаехали» күргәзмәсенә эшләр сайлап алу процессы хакында сөйләде һәм рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Елена Сайтбагинага Рәссамнар берлегенең әгъзалык билетын тапшырды.

Рәссамнар берлеге рәисе иҗат оешмасының эшчәнлеген киңәйтү һәм Санкт-Петербургта «Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» Төбәк иҗтимагый иҗат оешмасы Вәкиллеген оештыру турында карар кабул ителүен искәртте.

Очрашуда мәдәни-агарту характерындагы мәсьәләләр, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Санкт-Петербургта һәм Татарстан Республикасында күргәзмәләр оештыру, шулай ук уртак пленэрларда катнашу хакында фикер алыштылар.

Очрашу тәмамланганнан соң Татарстан Республикасының Даими вәкиле кунакларны рәссам-монументалист Роман Абдуллинның «Җиңү юллары буйлап» күргәзмәсе, Сания Бәхтиярованың «Шәрык мотивлары» экспозициясендә урын алган картиналар һәм Винера Абдуллинаның скульптур композицияләре белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100