Әтнәдән “Яшьлек” театр төркеме “Иделкәем” ярымфиналы җиңүчесе булды

Зона бәйгесе Биектау районы Шәпше мәдәният йортында үткәрелде.

(Әтнә, 18 февраль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Бүген, 18 февральдә, Биектау районының Шәпше мәдәният йортында “Иделкәем” бәйгесенең зона этабы уздырылды. Анда Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының “Яшьлек” театр студиясе студентлары да (режиссеры – Рафис Сәләхетдинов) катнашты, дип хәбәр итә район басмасы.

Әтнәләр, Илгиз Зәйнинең "Ай кызы" спектаклен сәхнәләштереп, зона этабында җиңү яулады. Алар финал бәйгесенә үтте һәм Диплом белән бүләкләнде.

“Яшьлек” театр студиясе бүгенге бәйгедә Арча, Теләче, Саба, Биектау, Балтач, Кукмара районнарыннан килгән коллективлар белән көч сынашты.

“Иделкәем” бәйгесенең тагын дүрт зонада ярымфинал җиңүчеләрен ачыклыйсы бар. Шуннан соң “Яшьлек” студиясенең яшь артистлары “Иделкәем” финалында башка зона җиңүчеләре белән көч сынашачак.

Әтнәләргә карата бүген жюри әгъзаларының бәясе югары булды. “Мондый спектакльне караган юк иде әле”, - дигән алар, дип хәбәр итә “Әтнә таңы”.

Исегезгә төшерәбез: «Иделкәем» бәйгесе Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, ТР Мәдәният министрлыгы, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры тарафыннан яшь буынга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, театр өлкәсендәге сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелә.