Зәйнең балалар вокаль-хореография ансамбле Гран-прига ия булды

Анда "Азаль" ансамбле “Дубыр-дубая”, “Ветер перемен”, керәшен халык җырын башкарып, иң югары бәя алды.
(Зәй, 18 февраль, «Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова). Татнефть” компаниясенең “Рухият” фонды “Сандугач сайрар илем” балалар иҗат фестивален быел да югары дәрәҗәдә уздырды, анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан килгән 450 гә якын талантлы бала арасында зәйлеләргә тиңнәр булмады, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.Зәйнең Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Азаль” балалар вокаль-хореография ансамбле Әлмәттә "Татнефть” компаниясенең “Рухият” фонды оештырган “Сандугач сайрар илем” иҗат фестивалендә Гран-прига ия булды. Анда "Азаль" ансамбле “Дубыр-дубая”, “Ветер перемен”, керәшен халык җырын башкарып, иң югары бәя алды.