Мәскәүдә татар мәдәнияты көне узачак

Пионерлар сарае концертлар залында тантаналы бәйрәм көтелә.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). 25 февраль көнне Мәскәү Пионерлар сарае концертлар залында татар мәдәнияты көненә багышланган концерт узачак. Бу хакта Пионерлар сарае концертлар залының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чарада Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе региональ җәмәгатьчелек оешмасы Президенты, генерал-полковник Рәсим Акчуринны, 85 еллыгы уңаеннан, хөрмәтләү булачак. Шулай ук Мәскәү шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең симфоник оркестрын тәкъдим итәчәкләр.

Килгән кунаклар Илдар Шигапов, Мәликә, Сәйяр Хәбибуллин, “Ильдан” бию ансамбле, Сөмбел Билалова һәм башка артистлар чыгышын карый алачак. Бәйрәм Мәскәү хөкүмәте ярдәмендә оештырыла, диелә хәбәрдә.